Главная » 2015 » Февраль » 16 » Татар төркеме укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре
11:05 Татар төркеме укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре | |
15 нче февраль көнне татар төркеме укучылары өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә безнең районнан 8 укучы катнашты һәм бер укучы җиңүче, биш укучы призлы урын алуга иреште. Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатыннан Газизова Илзирә (8кл.) җиңүче, Галимуллина Алинә (8кл), Хайруллина Гөлия (10кл),11нче сыйныф укучылары Зиннурова Энҗе, Сәфәрова Динәләр (укытучылары: Галимҗанова Сания Вәгыйзовна) һәм Икшермә кадет-интернат мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Сабитова Ләйсән (укытучы: Гәрәфиева Миләүшә Ибраһим кызы) призлы урыннар алдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек һәм иҗади уңышлар телибез. | |
|
Всего комментариев: 0 | |