Главная »
2015 »
Февраль »
16 » Татар төркеме укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадалары нәтиҗәләре
09:12 Татар төркеме укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадалары нәтиҗәләре |
13 нче февраль көнне татар төркеме укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә безнең район командасы уңышлы чыгыш ясады. Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатыннан Кавиев Илсаф (10кл.) һәм Гыйлемшина Ландыш (8кл) җиңүче, ә 10нчы сыйныф укучылары Галимова Илсинә һәм Хайруллина Гөлияләр (укытучылары: Галимҗанова Сания Вагыйзовна) призлы урыннарга ия булдылар. Шәмәрдән лицееннан 7нче сыйныф укучысы Габизов Илсаф (укытучысы: Сабирова Р.Ә.), 11нче сыйныф укучысы Исмагилова Айсинә (укытучысы: Мулласалихова Г.Г.) һәм Саба гимназиясеннән 11 нче сыйныф укучысы Шәфигуллина Гүзәл дә (укытучысы: Шакурова М.Ш.) призлы урыннар алуга ирештеләр.
Җиңүче һәм призлы урыннар алучы укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга уңышлар һәм сәламәтлек телибез. |
Просмотров: 671 |
Добавил: Administrator
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]