Главная » 2011 » Апрель » 4 » "Тукайга ияреп... үзеңчә" конкурсы
08:30
"Тукайга ияреп... үзеңчә" конкурсы
     1 апрель көнне Арчаның укучылар сараенда "Тукайга ияреп ... үзеңчә”  республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә җиңгән укучыларны бүләкләү тантанасы булып үтте. Конкурста 18 районнан 320 укучы катнашкан. Әлеге тантанага безнең районнан да 6 укучы чакыру алды. Юлбат урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл 2 номинациядә уңышлы чыгыш ясады. "Мәсәл – басня” номинациясендә I урынга, "Пародия” номинациясендә III урынга лаек булды. Шул ук мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Халиков Мөнир "Афоризмнар” номинациясендә, Сабабаш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мөхәрләмов Рәзил "Кызыклы шигырь” номинациясендә, Явлаштау урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Фәхретдинов Рөстәм "Әдәби пародия” номинациясендә, Мичән урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Низамова Алия "Афоризм” номинациясендә III урын , Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Шәехов Нурдил "Карикатура” номинациясендә I урын яулады. Аларга Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан "Сабантуй” газетасы һәм Арча укучылар сарае үткәргән иҗади конкурста җиңгән өчен диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны һәм укытучыларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.  Алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Просмотров: 778 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]