Главная » 2012 » Май » 23

22 нче май көнне Балалар иҗат үзәгендә укучыларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча мәктәп директорлары һәм лагерь начальникларының киңәшмәсе булды. Киңәшмәне мәгариф бүлеге начальнигы И.Ф. Шакиров алып барды. Укучыларның ялын һәм хезмәтен нәтиҗәле итеп оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, тиешле санитар таләпләрне һәм пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, укучыларның туклануын оештыру, авыр тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эзлекле эш алып бару һәм башка төр оештыру мәсьәләләре каралды. Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары җыелышта катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьларын, "Кояшкай” сәламәтләндерү лагереның 1 нче сменасын агымдагы елның 1 нче июненнән ачу планлаштырыла.

Просмотров: 810 | Добавил: Fidane | Дата: 23.05.2012 | Комментарии (0)