Главная » 2012 » Май » 17
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Совет районы укытучыларының әдәби-иҗат берләшмәсе һәм 20 нче гимназия республикабыз мәктәпләре укытучылары һәм укучылары арасында " Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗади конкурс оештырган иде. Быелгы бәйгегә катнашкан 420 авторның (250 укытучы, 170 укучы) күпсанлы эшләре арасыннан сайлап алынган шигырьләрдән "Илһам чишмәсе!” дигән китап басылып чыкты. 5 нче майда әлеге җыентыкка кертелгән авторларны Совет районының 20 нч ... Читать дальше »
Просмотров: 1295 | Добавил: Fidane | Дата: 17.05.2012 | Комментарии (0)

Татарстан Республикасы Прокуратурасы ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә югары сыйныф укучылары арасында ведомствоара иншалар конкурсы үткәрә. Быел барлык муниципаль районнардан 7800 тирәсе укучы катнашкан һәм республика турына 423 инша үткән. 16 май көнне җиңүчеләрне котлау тантанасына укытучылары һәм әти-әниләре белән республикабызның 19 укучысы чакырылган иде. Алар арасында районыбыз укучылары булу – сөенечле хәл. Килдебәк урта мәктәбенең 11нче класс укучысы Каюмова Гөлсем (укытучысы Ф.Ш. Вәлиева) 3 нче урынга, шул ук класс укучысы Хилалетдинов Илфар (укытучысы М.С. Хилалетдинова) лауре ... Читать дальше »
Просмотров: 570 | Добавил: Fidane | Дата: 17.05.2012 | Комментарии (0)

16 нчы май көнне Байлар Сабасының "Олимп” стадионында 5-11нче сыйныф укучылары арасында җәйге спартакиада узды. Ярышта барлыгы 23 мәктәптән 312 укучы катнашты. Алар озынлыкка сикерү, кыска һәм ерак араларга йөгерү буенча көч сынаштылар. Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: ... Читать дальше »
Просмотров: 984 | Добавил: Fidane | Дата: 17.05.2012 | Комментарии (0)