Главная » 2012 » Май » 21 » «Иҗат – бәхет чишмәсе” фестиваль – конкурсының йомгаклау тантанасы
11:25
«Иҗат – бәхет чишмәсе” фестиваль – конкурсының йомгаклау тантанасы
Тормыштан матурлык эзләүче, сәнгать, иҗат дөньясында үз юлларын табарга омтылучы укучылар өчен 25, 27 апрель көннәрендә Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII районкүләм "Иҗат – бәхет чишмәсе” фестиваль - конкурсы ("Хореография”, "Вокал”, "Театр”, "Фольклор”, "Кул эшләре” номинацияләре буенча) үткәрелде. Әлеге конкурсның төрле номинацияләрендә район мәктәпләреннән 800 дэн артык укучы катнашты. Бу фестиваль быел 12 нче тапкыр үткәрелде һәм 12 нче ел рәттән район мәктәпләрендә өстәмә белем бирү эшчәнлегенә бәя бирелде. Әлеге бәйге җиңүчеләре 18 май көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залына тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен күрергә, җимешләрен татырга җыйналды. Бәйрәмне ямьләндереп, укучылар өчен "Сабантуй” газетасы вәкилләре (баш мөхәррире Гыймадиев Айдар Марс улы) белән очрашу үткәрелде һәм "Айфара” төркеме чыгышы тәкъдим ителде. Бәйрәмнең икенче өлешендә "Иҗат – бәхет чишмәсе” фестиваленең төрле номинацияләрендә җиңү яулаган укучылар тәбрикләнде. Быелгы конкурсның чираттагы сюрпризы – аерым номинацияләрдә Гран – при билгеләнде. Гран – при ияләренә бүген махсус кубоклар тапшырылды (Садыйков Фаяз, "Зифа” вокал ансамбле – Олы Шыңар урта мәктәбе, Касыймова Ләйлә – Килдебәк урта мәктәбе, Балалар иҗат үзәгенең "Музыка в системе искусств” берләшмәсе – җитәкчесе Касыймова Э.К). Шулай ук үз номинацияләрендә җиңү яулаган 13 бию коллективы, 7 вокал ансамбль, 7 мәктәпнең кул эшләре күргәзмәсе, 7 театр һәм фольклор коллективы, солистлар, үзләренең гаҗәеп кул эшләре белән сокландырган 27 укучыга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ел дәвамында район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашкан, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар да сәхнә түренә күтәрелде һәм бүләкләнде. Бәйрәмнән һәркем "хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы” дигән уйлар белән, күтәренке кәеф һәм бүләкләр алып кайтып китте.
Просмотров: 703 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]