Главная »
2012 » Май » 17 » “ Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗади конкурсы
10:28 “ Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗади конкурсы |
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Совет районы укытучыларының әдәби-иҗат берләшмәсе һәм 20 нче гимназия республикабыз мәктәпләре укытучылары һәм укучылары арасында " Илһам чишмәсе” исемле II республика әдәби – иҗади конкурс оештырган иде. Быелгы бәйгегә катнашкан 420 авторның (250 укытучы, 170 укучы) күпсанлы эшләре арасыннан сайлап алынган шигырьләрдән "Илһам чишмәсе!” дигән китап басылып чыкты. 5 нче майда әлеге җыентыкка кертелгән авторларны Совет районының 20 нче гимназиясенә бүләкләү тантанасына чакырдылар. Бу тантанада катнашкан Саба гимназиясе укучысы Иксанов Айзат (укытучысы Г.Г.Закирҗанова ) III урынга, Килдебәк урта мәктәбе укучылары Ибраев Рәнис һәм Имаметдинов Илшат шулай ук III урынга, Вәлиева Сөмбел, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р.А.Латыйпова һәм Ф.Ш.Вәлиева бәйгенең дипломнарына лаек булдылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм илһам чишмәсенең артып торуын телибез. |
Просмотров: 1296 |
Добавил: Fidane
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]