Главная » 2012 » Май » 24 » Яшь авторлар бәйгесе җиңүчеләре
08:02
Яшь авторлар бәйгесе җиңүчеләре
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы,"Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды, "Сәләт” яшьләр үзәге "Ялкын”, "Идел” журналлары белән берлектә февраль аенда "Сәләт”кә нур булган йолдызлар” республика ачык иҗат бәйгесе игълан иткән иде. Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле булды. Конкурска килгән эшләр "Проза”, "Поэзия”, "Публицистика” номинацияләре буенча бәяләнде. Бу бәйге районыбыз мәктәпләренең иҗатка сәләтле өч яшь авторына зур уңышлар китерде. Килдебәк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сөмбел Вәлиева 10-15 яшьлекләр арасында берьюлы ике номинациядә ("Проза” һәм "Публицистика”) I урыннарны яулады. "Поэзия” номинациясе буенча 15-17 яшьлекләр арасында Завод-Нырты мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илүсә Арикеева I, Явлаштаудан 10 нчы класс укучысы Рузилә Мусина II урыннарга лаек булды. Аларның әсәрләре "Ялкын” һәм "Идел” журналларында дөнья күрәчәк. 20 май көнне бу укучылар КФУның төп бинасына бүләкләү тантанасына бардылар. "Сәләт” иҗтимагый фондының бүләкләре һәм дипломнарына ия булып, Сәләт” аланнарында ташламалы ял итү хокукы алып, яңа иҗат дәрте белән кайттылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Просмотров: 637 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]