Главная » 2012 » Май » 17 » Бәйге нәтиҗәләре
10:10
Бәйге нәтиҗәләре
Татарстан Республикасы Прокуратурасы ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә югары сыйныф укучылары арасында ведомствоара иншалар конкурсы үткәрә. Быел барлык муниципаль районнардан 7800 тирәсе укучы катнашкан һәм республика турына 423 инша үткән. 16 май көнне җиңүчеләрне котлау тантанасына укытучылары һәм әти-әниләре белән республикабызның 19 укучысы чакырылган иде. Алар арасында районыбыз укучылары булу – сөенечле хәл. Килдебәк урта мәктәбенең 11нче класс укучысы Каюмова Гөлсем (укытучысы Ф.Ш. Вәлиева) 3 нче урынга, шул ук класс укучысы Хилалетдинов Илфар (укытучысы М.С. Хилалетдинова) лауреат исеменә лаек булдылар. Прокурор Кафил Әмиров, Мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин, зур җиңүләре белән котлап, Почет грамотары һәм кыйммәтле бүләкләр, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Афәрин! Котлыйбыз!
Просмотров: 571 | Добавил: Fidane | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]