Главная » 2012 » Май » 5 » Тәрбиячеләр семинары
15:18
Тәрбиячеләр семинары
      2012 елның 27 апрелендә Иске Мичән «Таң» балалар бакчасында тәрбиячеләр семинары булып узды. Семинар барышында Иске Мичән балалар бакчасының эшчәнлеге белән танышып, семинарда катнашучылар игътибарына (тәрбияче Нагимова Г.Б.) балалар белән рус теле шөгыле тәкъдим ителде. Шөгыль ФГТ таләпләренә нигезләнеп балаларның сүзлек запасын баету, сөйләм телләрен яхшырту максатыннан уткәрелде. Балалар рус телендә биремнәргә җавап бирделәр, инглизчә дә җырлап, узләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Шулай ук, Г.Тукайның туган көне уңаеннан «Нәни Апуш әкият сөйли» дип исемләнгән шигырь бәйрәме дә үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, узләренең сәләтләрен курсәттеләр. Шулай ук  салфеткадан чәчәк букеты ясау буенча мастер - класс үткәрү дә отышлы булды. Икенче көн тәртибе буенча алдагы уку елына эш планын төзү, балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү мәсьәләләре куелган иде. 4 номерлы «Кынгырау» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ф.Р.Халитованың һәм 2 номерлы «Әллүки» (Байлар Сабасы) балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе С.С.Хамматованың чыгышлары тыңланды. Шулай ук, пропаганда булегенең өлкән инспекторы И.Д.Насыйбуллин һәм И.Гатауллиннарның чыгышлары тыңланды, тәрбиячеләргә балаларны үзләрен юлларда ничек тотарга кирәклеге, юл кагыйдәләрен аларга ничек дөрес итеп өйрәтергә кирәклеге аңлатылды. Киңәшмә ахырында «Яшел ут» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.
Просмотров: 968 | Добавил: admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]