Главная » 2013 » Февраль » 07
 Эзмә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Тимергалиева Гөлфинә (укытучысы Мифтахова В.Х.) татар мәктәпләре арасында үтүче татар әдәбиятыннан призер булды. Республика олимпиадалары дәвам итә: алда рус мәктәбендә укучылар арасында сынау барачак. Аларга да уңышлар телибез. 
Просмотров: 472 | Добавил: Vener@dl | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)


7 февраль көнне Олы Кибәче «Кубәләк» балалар бакчасында ЮХИДИ хезмэткэре Насибуллин И.Д. катнашында «Юлда булсаң, уяу бул!» исемле юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичә үткәрелде.
Максатыбыз балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү иде.
Кичә барышында балалар чыгышы, аларның юл билгеләре турында кунакка килгән Шапоклякка аңлатулары, ЮХИДИ хезмәткәренең чыгышы булды. Ул балаларга төрле юл кагыйдәләренә кагылган сораулар бирде, "Занимательно о правилах дорожного движения”, "Азбука”, Рәниф Шәриповның «Урамда безне нәрсә көтә.” исемле китапларын бүләк итте.
Дөрестән дә, юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук өйрәтергә, тәрбия юнәлешедә һәрдаим искә төшереп торырга кирәк. ... Читать дальше »
Просмотров: 832 | Добавил: Fidane | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)


6 февраль көнне Саба кадет интернат-мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың йомгаклау ярышлары булып үтте. Бирегә җыелган хезмәткәрләр канат тарту, шахмат, дартс, хатын-кызлар «отжимание», ир-атлар турникта тартылу буенча үз көчләрен сынадылар. Ярышлар мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Турник ... Читать дальше »
Просмотров: 761 | Добавил: Fidane | Дата: 07.02.2013 | Комментарии (0)