21 – 27нче февраль көннәрендә мәктәп укучылары арасында чаңгы буенча зона ярышлары булып үтте. Әлеге ярышлар Тимершык, Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее һәм Түбән Шытсу зоналарында алып барылды. 5-6, 7-9 һәм 10-11нче сыйныфларда укучы егет һәм кызлар билгеле бер араны узып үз көчләрен сынадылар. Үз дистанцияләрендә беренче, икенче урыннарны алучылар 1 март көнне Лесхозда булачак районның финал ярышларында катнашачаклар. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
Просмотров: 480 |
Добавил: Fidane |
Дата: 28.02.2013
|
|
|