Главная » 2013 » Февраль » 13

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары төгәлләнде. Әлеге рус телле укучылар арасында үтүче белем бәйгесендә ике укучыбыз призер исеменә лаек булды: Саба гимназиясе укучысы Камолова Манижа (укытучысы Нәҗипова Х.С.) һәм Иштуган урта мәктәбе укучысы Никитина Аделина (укытучысы Галиәхмәтова Г.Н.). Укучыларыбызга киләчәктә дә татар телен үзләштерүдә уңышлар телибез. Республика олимпиадалары дәвам итә. Алдагы көннәрдә узучы  олимпиадаларда укучылар рус теленнән көч сынашачаклар. Аларга да югары нәтиҗәләр телибез.

Просмотров: 439 | Добавил: Vener@dl | Дата: 13.02.2013 | Комментарии (0)