Главная » Архив материалов
« 1 2 ... 313 314 315 316 317 ... 527 528 »

Юлбат урта мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм оештырылды - Әлифба бәйрәме. Алар Әлифбаны тәмамладылар, укырга өйрәнделәр. Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр һәм уеннар уйнадылар. Укучылар белән шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килде, балаларына бүләкләр тапшырдылар. 

Просмотров: 458 | Добавил: Rustem | Дата: 17.02.2015 | Комментарии (0)

 

15 нче февраль көнне татар төркеме  укучылары өчен татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең районнан 8 укучы катнашты һәм бер укучы җиңүче,  биш укучы призлы урын алуга иреште.  Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатыннан Газизова Илзирә (8кл.) җиңүче, Галимуллина Алинә (8кл), Хайруллина Гөлия (10кл),11нче сыйныф укучылары Зиннурова Энҗе, Сәфәрова Динәләр (укытучылары: Галимҗанова Сания Вәгыйзовна) һәм Икшермә кадет-интернат мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Сабитова Ләйсән (укытучы: Гәрәфиева Миләүшә Ибраһим кызы) призлы урыннар алдылар.

... Читать дальше »

Просмотров: 436 | Добавил: Rustem | Дата: 16.02.2015 | Комментарии (0)

    13 нче февраль көнне татар төркеме  укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Бу бәйгедә  безнең район командасы  уңышлы чыгыш ясады. Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатыннан Кавиев Илсаф ... Читать дальше »

Просмотров: 670 | Добавил: Administrator | Дата: 16.02.2015 | Комментарии (0)

13 февраль көнне  Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч классларында  "Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе"  дип исемләнгән  Гаилә бәйрәме узды. Укучылар арасыннан "Буратино", "Красная шапочка" һәм әти-әниләрдән "Смешарики", "Тынычлык" командалары төрле күңелле эстафеталарда көч сынашты.

Просмотров: 475 | Добавил: Rustem | Дата: 14.02.2015 | Комментарии (0)

12 нче февраль көнне мәктәбебездә өстәмә белем бирү педагогларының "Күпкырлы шәхес формалаштыруда сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте" район семинары булып үтте. Семинарда  районның "Хореография", "Оста куллар" түгәрәге җитәкчеләре катнашты. Түгәрәк җитәкчеләре Аухадиева Н.А. һәм Марданов А.М. мастер -  класслар үткәрде,  "Хореография" түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән  "Аулак өй"   кичә-тамаша күрсәтелде. Семинар барышында  тәҗрибә уртаклашу, алда торган бурыч -проблемалар хәл ителде.

Просмотров: 446 | Добавил: Rustem | Дата: 14.02.2015 | Комментарии (0)

13 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә район психологик үзәге «Семицветик» психологлары эшләде. Алар 7-9 класс егетләре өчен “Агрессияләрне кисәтү”, шушы ук класс кызлары өчен кызлар гигиенасы буенча тренинг-дәресләр үткәрделәр. 5,6 класс укучылары “Эффектон” программасында диагностика уздылар.

Просмотров: 378 | Добавил: Rustem | Дата: 14.02.2015 | Комментарии (0)

 

По годовому плану Центра детского творчества с 11 по 13 февраля 2015 года прошли зональные этапы по отбору кандидатур на районный этап Республиканского конкурса «Замечательный вожатый – 2015».

Всего в конкурсе приняли участие 22 отрядных вожатых, учащиеся 7-11 классов всех общеобразовательных учреждений района. Девочки с успехом провели внеклассные мероприятия,  ... Читать дальше »

Просмотров: 606 | Добавил: Vener@dl | Дата: 13.02.2015 | Комментарии (0)